Стәрлебашта бер баланы урлаганнар

Әтисе, чарасызлыктан, нишләргә дә белми.

Башкортстанда, Стәрлебаш районында яшәүче кеше биш ел элек хатыны белән аерылышкан булган. Аннары элекке хатыны уртак баласын әти-әнисенә тәрбиягә калдыра, ә үзе башка шәһәргә китә.

Тимур улын үз янына ала һәм аны шушы еллар дәвамында тәрбияли. Моннан тыш, ул элекке хатынына алимент та түли.

Күптән түгел ир-ат барысын да законлаштырырга карар итеп, судка мөрәҗәгать итә. Суд психологик-педагогик экспертиза билгели. Тимур сүзләре буенча, алиментны югалтырга теләмичә, элекке хатыны килеп, баланы алдап урлап алып киткән.

«Мин аның баланы урларга җыенганын аңлагач, артыннан йөгердем. Шул вакытта көчле егетләр һәм туганнары миңа ташланды, буа башладылар, кулларны бордылар, машинадан тартып алдылар. Биологик анасы улымны машинага утыртып, китеп барды. Бала куркуыннан елый, «Әти! Әти!“ дип кычкыра. Аннары алар башка машинага күчеп, аэропортка барып җиткән һәм Санкт-Петербургка очып киткән», — дип сөйли ир-ат.

Хәзер аларның кайда булуы билгесез. Ир бала урлау турында гариза язган. Тиз арада табылсын иде инде сабый. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-13/st-rlebashta-ber-balany-urlagannar-3337837

Бәйле