Алмагачларга калий кирәк

Калий – үсемлекләрдә матдәләр алмашу өчен мөһим булган өч элементның берсе.

Ул күзәнәкнең энергетик системасы эшчәнлеген көйли. Үсемлекләрдә ул җитәрлек күләмдә икән, җимешләре дә шулкадәр сыйфатлырак була. Калий җимешнең кабыгын формалаштыруга, күзәнәкләрдә сут туплауга булышлык итә.

Алма һәм грушаларның кышкы сортларын үстерүче бакчачылар август башында бу агачларны җитәрлек күләмдә калий белән тәэмин итү чарасын күрергә тиеш. Кышкы саклауга куелган җимешләрдә калийның күп булуы аларның озак айлар дәвамында сыйфатлы һәм бозылмыйча саклану мөмкинлеген бирә.
Бакча җимешләренә нәкъ шушы ашламаны кертү чоры якынлаша. Алмагачларга, мәсәлән, һәр зур агач төбенә 150-200 грамм калий хлоры, грушаларга тамыр аша түгел, ә үсенте өстенә берничә көн ара белән 4-5 тапкыр 0,5 процентлы күкерт кислотасы һәм калий катнашмасы сибәргә кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/selo/2023-07-12/almagachlarga-kaliy-kir-k-3336427

Бәйле