Тоз бөртеге кадәр сумка теккәннәр

“MISCHIEF” сәнгать коллективы (Бруклин, Нью-Йорк, АКШ) җәмәгатьчелеккә үзенең яңа иҗатын – дизайнер сумкасын тәкъдим иткән. Аксессуар бик кечкенә булуы белән гаҗәпләндерә – 657х222х700 микрометр, бу тоз бөртеге зурлыгы белән чагыштырырлык.  

Нигез итеп билгеле “Louis Vuitton The The Go” сумкасы алынган (дизайнерлар хәтта фирма логотибын да ясауга ирешкәннәр).
Әлбәттә, сумка үзенә шактый игътибар җәлеп иткән. Гаҗәпләнүчеләр дә күп, бу эшне кирәкле дип санамаучылар да. Күпләр телефоннарын сыйдыра алмаган сумка мәгънәсез, дип белдергән. “Безнең дөнья мондый ахмак әйберләр белән тулган саен, апокалипсис якынлаша барадыр”, – дип шаярта кайбер тапкырлар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-07-10/toz-b-rtege-kad-r-sumka-tekk-nn-r-3333387

Бәйле