Ак карлыган яман шеш үсешен тоткарлый!

Табиб карлыган сортларының файдалы якларын ачты.

Бакчаларда кара, кызыл, ак карлыган өлгерде. Һәркайсы күзнең явын алырлык матур да, тәмле дә әле. Карлыганның төрле сортларын бакчачылар яратып үстерә. Шул ук вакытта аның файдасы турында барысы да белми, аларның кайберләре яман шешләрне басарга мөмкинлек бирә. Бу хакта терапевт Тимур Асанов белдерә.

— Ак карлыган барлык төрләргә караганда да иң гипоаллерген санала. Аны куллану микробларны һәм ялкынсынуны бетерүгә ярдәм итә. Ак карлыганда минераль матдәләр һәм витаминнар комплексы тупланган. Аларның һәрберсе яман шеш үсешен баса ала, — дип ассызыклый Асанов.

Витаминнарга бай һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытырга мөмкинлек бирүче кызыл карлыган да бик файдалы. Шулай ук кызыл карлыган суты температураны төшерә һәм салкын тигәндә ярдәм килә.

Шулай да терапевт иң файдалысы кара карлыган дип белдерә, чөнки анда күп күләмдә җепселләр, С һәм Е витаминнары, шулай ук башка бик күп файдалы компонентлар бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-20/ak-karlygan-yaman-shesh-seshen-totkarlyy-3347440

Бәйле