«Кичә үкереп елап яттым…»

Гөлназ Асаеваның анализлары начар булу сәбәпле, операция ясамаганнар.

Гөлназ Асаева  үзенә операция булачагын хәбәр иткән иде. Ул яңадан анализлар бирүен һәм табибларның моңа кадәр билгеле булмаган әйберләрне ачыклавын әйтә.

«Анализлар әйбәт түгел», ди җырчы. Ул үзен игътибар белән тикшергән табибларга рәхмәтле. Операциянең кай урынына икәнен әйтми. Әмма видеосыннан аңлашылганча, бу тәнне матурайту операциясе.

«Хәзер Казанда дәваланам. Аннары операциягә киләм. Мин бүген генә нормаль хәлдә. Ә кичә мин үкереп елап яттым – бик нык курыккан идем. Бердән, анализлар коточкыч начар диделәр. Консилиум җыйдылар, риск бар диделәр, ярар, булсын, минем танышымның да каны куе, ясадылар, дигән идем, без куркабыз диделәр.

Аннары менеджерга «Операция ясасак, операция бүлмәсеннәр чыкмаячак» дигәннәр.

Мин, мыжык буларак, операция беткәнче сезнең нервыгызны ашармын инде. Мин гаиләдә барысын да бу операция белән туйдырдым. Чөнки минем операцияне ясатасым килә. Миңа матурлык өчен дә кирәк, күрсәтмәләр буенча да кирәк. Мин аны ясатмыйча туктамыйм. Инде барысы да миннән туйды», – ди Гөлназ Асаева.

Дуслары аның өчен хәсрәтләнә. «Пластик операциядер инде. Бу яшьтә нигә кирәк ул?», — дип аптыраучылар да бар. Чыннан да, сәламәтлеге белән бәйле булмаса, ясатмау яхшырактыр. Ни булса да, Гөлназ үзе хәл итә инде. Хәерле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-23/kich-kerep-elap-yattym-3351366

Бәйле