Журналист һәлак булган

Алгы сызыкта каләме белән алышучы хезмәттәшләр дә ил өчен башын сала.

Махсус хәрби операция зонасында Украина ягыннан һөҗүмдә «РИА Новости» агентлыгының хәрби корреспонденты Ростислав Журавлев һәлак булган. Бу хакта агентлык хәбәр итә.

«Бүген Запорожье өлкәсенең Васильевка шәһәреннән Владимировка авылына бара торган гражданнар машинасына ату нәтиҗәсендә «РИА Новости» хәрби корреспонденты Ростислав Журавлев һәлак булды», – дип язган Запорожье өлкәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Евгений Балицкий Телеграм-каналында.

«Эвакуация вакытында «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы журналисты Ростислав Журавлев кассеталы хәрби корал белән атудан алган җәрәхәтләрдән һәлак булды», – дип ачыклык керттеләр журналист эшләгән ведомствода.

«Россия Сегодня» агентлыгы генеральный директоры Дмитрий Киселев сүзләренчә, Журавлевны аның әнисе теләге буенча туган ягы Екатеринбургта җирләргә җыеналар.

Оборона министрлыгында сөйләүләренчә, «РИА Новости» һәм «Известия» журналистлары Украина ягының Запорожье өлкәсе торак пунктларына артиллерия атулары турында материаллар әзерләгән булган.

Украинаның кассеталы хәрби коралы белән һөҗүмендә, Ростислав Журавлевтан кала, «РИА Новости» фотокорреспонденты Константин Михальчевский, «Известия» хәбәрчесе Роман Польшаков һәм оператор Дмитрий Шиков яраланган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-07-23/zhurnalist-lak-bulgan-3351404

Бәйле