«Гадел Русия» фракциясе депутатлары һәм аларның җитәкчесе Сергей Миронов Дәүләт думасына яңа закон проекты тәкъдим итәргә җыена.
Әлеге проектта бу елның декабрь аеннан картлык буенча пенсиягә өстәмә түләү кертү күздә тотыла.
Бу үзгәрешләрне «Страховка пенсияләре турында» законга кертү күздә тотыла. «Картлык буенча пенсия билгеләнгән һәр пенсионерга елга 1 тапкыр, декабрь аенда, картлык буенча өстәмә страховка пенсиясе («13нче пенсия») түләнәчәк», – диелә аңлатма язуында.
Миронов сүзләренчә, «картлык буенча страховка пенсиясе билгеләнгән һәр пенсионерга тагын 1 пенсия түләнәчәк». Сәясәтче әйтүенчә, пенсионерлар – социаль яктан иң нык якланмаган гражданнар булып санала, дәүләт аларга өстәмә түләүләр биреп, ярдәм итәргә тиеш».
«Бу түләүнең срогы да очраклы түгел. Кешеләр бәйрәмнәр алдыннан бурычка акчаны күбрәк ала башлый. Бигрәк тә банклар һәм микрофинанс оешмалары пенсионерларга акчаны бик теләп бирә. Аларның керемнәре күп түгел, әмма өлкән кешеләр, бурычка алучы буларак, аларны барыбер кызыксындыра. Яңа түләү алып, пенсионерлар мондый куркыныч кредитлардан баш тарта алыр иде», – диде Сергей Миронов.
Моннан тыш, закон проектында 70 яшькә җиткән кешеләр өчен картлык буенча страховка пенсиясенә фиксацияләнгән түләүне 2 тапкыр арттырырга тәкъдим итәләр. Законның хәзер гамәлдә булган редакциясендә мондый норма 80 яше тулганнар өчен генә каралган.
«Әлеге үзгәрешләрне кабул итү балачагы һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы халык хуҗалыгын торгызу белән бәйле авыр шартларда узган кешеләргә карата дәүләтнең социаль җаваплылыгын арттырырга ярдәм итәчәк», – дип саныйлар «Гадел Русия» партиясендә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2023-07-23/un-chenche-pensiya-t-l-yach-kl-r-3351493