Салават Фәтхетдинов: «Дустым Элвин Грейның «Уфтанма»сын сорап җырлыйм» [видео]

-- Лейла

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 35нче юбилей сезон концертлары гөрләп үтә.

Салават абый үзенең хит җырларын яратып башкарган.

– Быелгы концертларымда гомеремдә беренче тапкыр кеше җыры җырлыйм. Сорап алдым үзеннән, рөхсәт белән. Без аның белән дуслар хәзер. Сез аны барыгыз да беләсез — Элвин Грей ул, — ди, һәм «Уфтанма» җырын җырлый башлый.

Моннан тыш концертта халык артистының зоопаркындагы хайваннарны да күрсәткәннәр. Халык Лида, Гөлзада исемле кәҗәләрне күреп, рәхәтләнеп көлгән. Ә бу исә Салават Зәкиевичның төркемендә җырлаучы кызлар исемнәре икән.

Бәйле