Алия Төхвәтуллина (Карачурина) сәхнәдән китеп нишләячәген әйтте.
Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дуслары белән әңгәмә корган.
– Гастрольләргә йөрмәгәч, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә уйлыйсызмы?
– Нормаль кешеләр кебек үз өемдә яшәячәкмен, ә кунакханәләрдә түгел. Әмма аның да күңелле, рәхәт яклары бар инде. Ремонттан соң фатирны җиһазландырачакмын, сезнең белән тәкъдимнәрне уртаклашырмын, социаль челтәрдәге сәхифәмне алып барырга һәм сезнең белән аралашырга күбрәк вакытым булачак, – дигән җырчы.
– Ирең (Ришат Төхвәтуллин) белән эшләү авырмы? Гел бергә булгач, бер-берегездән тую хисе юкмы? – дип тә кызыксынганнар.
– Алай авыр димәс идем. Әмма эштә төрле вакыт була. Үзеңне өйдә кебек түгел, ә һәрвакыт эштә кебек тотарга кирәк. Ә яраткан кешең синең белән яраткан кешесе белән кебек түгел, ә хезмәткәре буларак сөйләшә башлый икән… Минем күңелгә тия, авыр. Әмма без бергә күпне күрдек, күпне кичердек. Бу безнең мөнәсәбәтләрне сынау булды. Кирәк дип тоям икән, иремне һәрвакыт хупларга тырышам. Киресенчә, без янәшә булмаганда авыр булыр дип уйлыйм, – дип җавап биргән Алия.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-08-12/aliya-remont-yasau-bel-n-sh-gyll-n-ch-k-3384169