Ир-ат татуировка аркасында берничә көн дәвамында 19 яшьлек кызны кыйнаган һәм көчләгән

32 яшьлек ир-ат татуировка аркасында берничә көн дәвамында 19 яшьлек кызны кыйнаган һәм көчләгән.

Яшь пар Түбән Новгородтан Сочига ялга килгән. Озакламый яшьләр өйләнешергә җыенганнар, ләкин ялда бик нык талашканнар. Сәбәбе — кызның элеккеге егетенә багышланган татуировкасы булган. Кыз аны бетерергә теләмәгән.

Ир-ат сөйгәнен аяклары белән кыйный һәм телефонын тартып ала. Икенче көнне ул кызны көчләгән, яңадан кыйнаган һәм авызын өзәргә тырышып караган.

7 августта кызын мыскыл итү турында кызның әти-әнисе белгән. Әтисе полиция чакырткан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120048/

Бәйле