Салаватның оныгына да бүләк булган

Аны җырчы Рөстәм Закиров ясаган.

Казанда Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары бара.

Концертка гади тамашачы гына түгел, артистлар да бик теләп йөри. Көн дә берәр артист килеп, Салаватка бүләк бирә.

Рөстәм Закиров та гаиләсе белән килгән. Ул Салаватка Пошалым чанасы бүләк иткән.

“9 майда Салават Зәкиевичның улы Рөстәмнең улы Дамир туды. Дамирга безнең гаиләдән бүләк бу. Мин соңлап кына, 33 яшьтә генә өйләндем. Концертыңны башта хатын белән генә карадык, инде хәзер гаиләбез белән карыйбыз, 50нче сезонны оныклар белән карарга язсын”, — ди Рөстәм.

Салават исә болай дип җавап биргән: “33 яшьтә генә өйләндем, ди. Ты ничего не потерял, бер дә борчылма. Без Рөстәм белән беркайчан да сүзгә килмәдек, үпкәләшмәдек. Бик зур рәхмәт сиңа. Бу чана – безнең гаиләдә дүртенчесе. Оныкларым Хәят, Рәйхан, Җәннәткә булды, дүртенчесе – Дамирга. Бишенчесен әзерлә!”

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-12/salavatny-onygyna-da-b-l-k-bulgan-3384832

Бәйле