Иремнең пенсиясен алырга мөмкинме?

– Ирем пенсия яшенә җитә алмыйча үлеп китте. 38 ел хезмәт стажы бар. Мин аның пенсиясенең тупланма өлешен ала аламмы?

– Әйе, ирегез вафатыннан соң сез аның пенсия акчасының тупланма өлешен ала аласыз. Пенсия тупланмаларының хокукый варислары гражданның гаризасында күрсәтелгән кешеләр булырга мөмкин.

Әгәр андый гариза юк икән, закон буенча хокук варислары: беренче чиратта – балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, тормыш иптәше һәм әти-әниләре; икенче чиратта – абый-энекәшләр, апа-сеңелләр, әби-бабайлар һәм оныклар.

Әлеге түләүне алу өчен мирас бирүче үлгәннән соң алты ай эчендә Русиянең Социаль фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-12/iremne-pensiyasen-alyrga-m-mkinme-3385151

Бәйле