«Свято место пусто не бывает»

Гөргөри дәдәң белми әйтмәгән, димәк. Ришат Фазлыйәхмәтов шундый «место»га бер «ГАЗель» кыз чакыра.

Татарстанда киң билгеле җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов беренче хатынына алимент исәбенә муеннан бурычка баткач, икенчегә өйләнеп, кабат аерылышкач, социаль челтәрдә дә киң билгелелек алды.

Фирдүс Тямаев аны хатыны белән кабат кавыштыра язды. Әмма хатыны Эльмира моның юкка булуын әйтте.

Ә кызларга койма ярыгы аша бармак күрсәтсәң дә кызык!

Ришат социаль челтәрдә: «Әйдә, су керергә алып барам», — дип язып, фото урнаштырган.

«Алдагы фотода су коенырга чакырган идем. Күпме кыз язды, малай. Ай-яй, кызлар. Молодцы. Әмма әзрәк алданрак языгыз, мин сезгә бер «ГАЗель» әзерләп куям, яме. Сезне барып алалар, минем янга алып килеп куялар, рәхәтләнеп сезнең белән су керәбез. Сөйләштекме? Алданрак языгыз», – дип сөйли Ришат видеода.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-13/svyato-mesto-pusto-ne-byvaet-3386243

Бәйле