Яңа туган малайны чүп пакетына салып, куак төбенә ташлап киткәннәр

Тикшерү комитеты Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәрендә яңа туган сабыйны үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Бер көн элек чүп пакетына төрелгән баланы бакча участогында бер хатын тапкан, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Бокситогорск районы Пикалево шәһәренең «Металлург-2 СНТ» бакчачылык ширкәтендәге куалар төбендә футболкага төреп чүп пакетына салынган яңа туган малай табыла.  Аны тапкан җирле хатын-кыз бу хәл турында хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Сабый хастаханәгә озатылган, аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Бу хәлнең шартлары ачыклана, баланың әти-әнисен эзлиләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120399/

Бәйле