Балалар пособиесенә кагылышлы яхшы яңалык бар

Президент Владимир Путин балалар пособиеләрен түләү буенча берничә йөкләмә бирде.

Аерым алганда, хәзер бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле пособиеләр түләүне, ата-аналарның финанс хәленә бәйсез рәвештә, һәр ай саен тәэмин итәргә кирәк. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«Бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособиене үз вакытында түләүне тәэмин итәргә, шул исәптән эшкә яраклы гаилә әгъзаларының керемнәре (хезмәт эшчәнлегеннән керемнәрне дә кертеп) пособие билгеләнгән срок дәвамында арткан очракта да», диелә документта. «Әгәр дә керем арту белән социаль түләүләр туктатылса, кешенең югарырак хезмәт хакы түләнгән эш эзләүгә стимулы булмаячак», — дип аңлатты Президент. 

Моннан тыш, дәүләт башлыгы законга өлешчә эшләүче опекуннарга, 18 яшькә кадәрге баласы булган яки уллыкка алган яки балачактан I группа инвалид баланың ата-аналарына яки уллыкка алучыларына айлык ташламалы түләүне алу хокукын саклап калу мөмкинлеген бирә торган үзгәрешләр кертергә йөкләде.

Яңа кагыйдәләрне быел 1 октябрьгә кадәр кертергә тиешләр.

Искәртеп үтәбез, Петербург икътисади форумында чыгыш ясаганда, Путин ассызыклаганча, балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары аларның матди хәлен яхшыртуга комачауларга тиеш түгел. Ул яшь ярымга кадәр балаларга пособие, шулай ук теге яки бу гаиләнең нинди кереме булуга карамастан, бердәм балалар пособиесе түләргә тәкъдим итте.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2023-08-18/balalar-posobiesen-kagylyshly-yahshy-ya-alyk-bar-3393210

Бәйле