Эстраданы дер селкетә Илсөя!

Илсөя Бәдретдинова мөгез киеп җырлаган. Ни әйтергә теләгән?

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың яхта капитаны образында җыр яздыруы турында язган идек. Аның «бандасы» моряклар булып киенгән иде. Инде «Сәер кеше» җырына төшергән клипта — мөгезләр, еланнар, каурыйлар, ялкын… Аны төшерү турында видео яздырып, аның янына: «Тиздән башлыйбыз. Җитәме бу көз, юкмы? Күрсәтәсе килә, күрешәсе килә», – дип язган җырчы.

Язмадан күрененчә, төркемдәге һәр кешенең мөгезе бар. Костюмнар ак һәм кара төсләрдә ясалган, кызларның чәчләре каурыйлар, җепләр катыштырып үрелгән. Битләргә ак, кара буяу белән ясалган сызыклар, нокталар, билгеләр образны тулыландырган. Комментарийлар калдыручылар арасында образны нык ошатучылар да, «җен» образы күрүчеләр дә бар.

«Мөгезләр белән арттырып җибәрмәдегезме? Демонга охшаган», – дип язган Сафия исемле язылучысы. «Демон түгел, чын шайтан», – дип бу комментарийга җавап язганнар. Соңгысына Алмаз Мирзаянов : «Тәһарәтләнеп ятыгыз», – дип язып калдырган.

Илсөяне Малефисентага (үзен «Бар явызлыкның хуҗабикәсе» дип игълан иткән мифик герой) охшатучылар да бар. «Шаман балалары», «Фу, нинди җеннәр йөри анда», – дип язганнар.

Әлбәттә, образлар белән сокланучылар күбрәк.

«Бу клип сиңа болында чәчәк иснәп йөрү түгел инде. Күпме галәмәт монда», – дип язганнар.

«Бу – бомба! Татар эстрадасын дер селкетә ИБ банда. Көтәбез», – дип язган Фәридә Әхмәтҗанова.

Ну, ничек булган бу?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-08-18/estradany-der-selket-ils-ya-video-3393183

Бәйле