Өч баласын ташлап…

Җырчы Алсу Фазлыева, куркуын җиңеп, үзе генә сәяхәт итә башлавы турында хәбәр иткән.

«Мин сәяхәт итәргә яратам икән. Самолет, поезд – бу минем стихия. Сәяхәтне планлаштыргач та көтә башлыйсың. Эчеңдә – күбәләкләр. Юлда арыйсың да инде, әмма минем өчен ул – рәхәт ару.

Бүген беренче тапкыр берүзем Самарадан Екатеринбургка очтым. Моны нәрсәсе бар инде, диярсез? Мин 23.00 сәгатьтә Самара аэропортына киттем, аннан Шереметьевога, шуннан соң Домодедовога. Ә бу вакытта төнге сәгать 1 иде. Берүзем бит, куркыта.

Аэропортта куна калдым, биредә яхшы отельләр бар. Хәзер Екатеринбургка рейс көтәм. Бу – минем өчен кечкенә генә җиңү», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.

«Белер-белмәс урысчаң белән җәфаланма инде, синең кайда йөрүең кайсы урыска хәҗәт икән»,– дип язучыга җырчы: «Минем урыс язылучыларым да бар, шулар өчен. Икенчедән, белер-белмәс урысчам миңа ризык бирә, ә камил сөйләшә башласам, ни булыр», – дип җавап биргән.

«Кемгә кирәк соң син, йөр дә йөр шунда», – дип язучыга ул: «Сез әйткәнчә итәрбез», – дип җавап биргән.

Җырчының өч баласын калдырып йөрүен ошатмаучылар да бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-17/ch-balasyn-tashlap-3393001

Бәйле