Ә балалары? Сез аларны курчакка охшатасызмы?
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе икенче кызлары Камилланың туган көнен «Барби» стилендә үткәргән. Кызлар «Барби» булып киенсә, егетләр «Кен» булган.
«Камилланың туган көнен уздырдык, фото куярга вакыт та булмады. Карагыз әле, монда кем күбрәк «Барби» килеп чыккан соң?» – дип язган Гүзәл гаилә белән төшкән матур фотосы янына.
Дүрт бала әнисе үзенең сылулыгы белән сокландыра. Чибәр кешегә «курчак кебек» диләр, ә монда барысы да чибәр. Алай да Эллари чын «Барби» булган да куйган инде! Килешәсезме?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-24/ildar-kent-g-z-l-barbi-3401464