Илсөя кышкылыкка гөмбә хәзерли!

Туңдыру, тозлау серләрен ул безнең белән дә уртаклашты.

Илсөя Бәдретдинова, татар эстрадасының иң чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе булуы өстенә, ул әле уңган хуҗабикә дә! Гастрольләр вакытында Балтач якларыннан яңа рецептлар да җыеп кайткан.

1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру
Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннары дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың.

2. Гөреҗдә тозлау
Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алмаштырабыз. Шулай иткәндә гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннары әлеге дә баягы тәмләткечләрне салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәбез. (Бу рецептта аш серкәсе һәм тоз күбрәк өстәлә.) Аннан соң гөреҗдәне шул рассол белән бергә банкаларга тутырып, зур кәстрүлгә су салып, астына чүпрәк җәеп, банкаларны шунда утыртабыз. Банка эчендәге су кайный башлаганчы тотабыз да, алып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.

3. Яшелчәле-гөмбәле икра ясау ысулы
Шулай ук ашарга яраклы те­ләсә кайсы чистартылган, юылган (гөреҗдә булса, ачысы чыгарылсын) 3 кг гөмбәне, 0,5 кг кишерне, 0,5 кг помидорны, 3 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. 0,5 кг суганны вак кына итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм шуның өстенә иттарткычтан чыгарылган массаны салып, тәменчә тоз, борыч өстәп, кишере пешеп чыкканчы кыздырабыз. Әзрәк аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып стерильләштерәбез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-25/ils-ya-kyshkylykka-g-mb-h-zerli-3404112

Бәйле