«Өч баламны кочып елаган чаклар да күп иде…»

Юл һәлакәтендә яшь гомере өзелгән блогер Диана Сәфәрованың әйтеп калдырган сүзләре бүген күпләрне тетрәндерә.

Бүген аның 3 баласын әнисе-әтисе һәм балаларның әтисе карый. Абыйсы Әнвәр Нургалиев гаиләсе дә зур ярдәм күрсәтә. Үзе генә барысына да күкләрдән күзәтәдер, мәрхүмә… Якыннары аның төрле вакытта әйткән сүзләрен җыйган. Кайберләре — васыять кебек.

«Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә.»

«Тормышның кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, барысы да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, барысы да башкача, син теләгәнчә булачак.»

«Кем генә булсаң да кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам, дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер барысы да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганы булыр әле!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-26/ch-balamny-kochyp-elagan-chaklar-da-k-p-ide-3406442

Бәйле