Гөлназ Асаева белән тагын күңелсез хәлләр килеп чыккан

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдәге язылучыларына тормышындагы иң авыр чорларның берсен кичерүе хакында сөйләгән.

«Бәлки бу сүзләр кемгәдер сәер тоелыр, әмма минем бик кыен вакытларым, моңа кадәр беркайчан да мондый коточкыч периодлар булганы юк иде. Һәрвакыт бөтен эшне дә 100 %ка башкардым, хәзер нәрсәгә генә тотынсам да килеп чыкмый.
25 яшьтә башкалар нәрсә генә эшләми, ә мин ниндидер тупикта», — ди ул.

Иҗат, блок һәм башка проектлар буенча да торгынлык чоры кичерүеннән, эшләре барып чыкмаудан зарлана җырчы.
Хәтта сәхнәне ташлау уе да килгән аның башына.
Яшь, чибәр, талантлы җырчыга әллә күз тидеме икән?

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/121120/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле