Ришат Төхвәтуллин «кыз» түгел, «малай» дигән

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы» студиясендә кунакта булган.

«Иртәнге чәй» алып баручылары Ришат белән җылы әңгәмә алып барды. Алар 30 август узачак «Болгар радиосы» бәйрәм концерты турында аралаштылар. Исегезгә төшерәбез, концерт шәһәр һәм Республика көне уңаеннан уза.

Алып баручылар, Ришатны яхшырак аңлар өчен, сораштыру да ясап алдылар. Мәсәлән, Ришат йөзүне, бәхет, авылны сайлады. Икеләнеп торганы болытлы яки кояшлы көндә булды. Җырчы фикеренчә, алар икесе дә бертигез мөһим. Ә менә «кыз» яки «малай» дигән җавап үзеннән-үзе атылып чыкты. Тулырак видеодан белә аласыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/121154/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле