«Ирләрнең 99 проценты «сулга» йөри…»

«Моны белми яшәү хәерлерәк инде, кызлар».

«Хатын-кызлар! Ир затының 99 проценты хыянәт итә хатыннарына, күбесе белми ирләренең хыянәтен.

Ис китәрлек берни күрмим монда. Гаилә дустыбыз 8 ел йөрде, хатыны белмәде. Бу ир теге хатынны ышандырып яшәгән, балалар үссен, аннары бергә булабыз, дип. «Балалар да үсте. Кайчан бергә булабыз инде? » — дигән теге хатын…. «Хәзер гомер иткән хатынымны ташламыйм инде», — дип, теге ир араны өзгән.

Бу — билгеле, зур гөнаһ, кеше ничә ел көткән бит инде. Хатыны белән бик әйбәт торалар иде, кырыйга йөргән инде үзе.

Туганыбыз хәрби иде. Гомер буе йөрде. Апа гомер буе белмәде, өйдә отличный семьянин, ир заты. Җизниебез күптән мәрхүм, апабыз да йөргәнен белми китте. Менә шулай, җәмәгать, ирләребез шундый җенес затыннан инде. Алар безне яраталар, безне ташламыйлар. Ирнең йөргәнен белеп яшәүгә караганда, белми яшәү хәерлерәк, әлбәттә», — дип язган бер апа социаль челтәрләрдә.

Бу, чыннан да, шулай булса, сез белми яшәү яклымы, кызлар?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-31/irl-rne-99-protsenty-sulga-y-ri-3413465

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле