Эльмира Сөләйманованы искә алачаклар

 Җырчының әнисе, ире, туганнары оештыручыларга бик рәхмәтле. 

Чарадан җыелган барлык акчалар Эльмираның балаларына тапшырылачак. 

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла.

Җырчының администраторы Алсу Хәсәншина әйтүенчә, концертның төп инициаторы һәм оештыручысы – «Барс Медиа» компаниясе.

«Эльмирабызның әнисе Фидания апа, ире Дмитрий, барлык туганнары «Барс Медиа» компаниясенә зур рәхмәтләрен белдерә. Күңел кошыбызның якты истәлегенә оештырылачак чараны бик көтәбез», – дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Ул 2 октябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. Кичәгә истәлекләр белән уртаклашу, җырларын башкару һәм аны искә алу максатыннан Эльмираның якыннары һәм иҗатташ дуслары җыелачак. Теләгән һәркемне көтеп калалар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-03/elmira-s-l-ymanovany-isk-alachaklar-3417144

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле