Тракторчы Илгизә: «Иске генә тракторда эшләп тә, 11 ел кыр батыры булып танылдым»

Өйдә – уңган хуҗабикә, биш бала әнисе, колхозда – алдынгы механизатор. Актаныш районының Суыксу авылында яшәүче Илгизә Габдерәшитова күңеленә хатын-кыз нәфислеген дә, ир-ат көрлеген дә сыйдырган. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны һәм бер генә һөнәр язылган – механизатор. 37 ел комбайн һәм трактор иярләгән көчле хатын-кыз белән яшәү тәме турында сөйләштек. 

Техникага мәхәббәт каян килә дисәгез, әтисе дә гомер буе механизатор булган.

– Мин тимер-томыр арасында туган баладыр инде, – дип тәмләп көлеп җибәрде Илгизә апа үзе турында сораша башлагач. – Ике малай арасында көтеп алынган кыз булсам да, кечкенәдән үк техникага бик һәвәс булдым. 4 нче класста ук әткәйнең машинасында йөри идем инде.

Дөрес, мәктәпне тәмамлагач, сатучы булып эшләп ала әле ул. Тик күңеле барыбер техникага тартыла.

– Кибеттәге эшемне ташлап, СПТУга тракторчыга укырга кердем. Ул вакытта бу һөнәргә укучы хатын-кызлар юк иде диярлек. Булса да, бик сирәк иде. Аны тәмамлагач, 80 нче елларда колхозга эшкә кайттым. Шуннан башлап пенсиягә чыкканчы тракторда эшләдем. Эшемне бик яраткач, башка эш күземә күренмәде дә, кызыксынмадым да, – ди ул.

Әлбәттә инде, «хатын-кыз эшемени инде бу, нигә кирәк ул сиңа бу» дип аптыратучылар да булган. Ләкин ул бервакытта да сер бирмәгән. Матур гына елмайган да: «Әйе, мин шундый!» – дип җаваплый торган булган. Үҗәтлеген, булдыра алуын Илгизә апа еллар һәм сәләте белән раслаган.

– Колхоздагы иң иске «ДТ-75» тракторы минеке иде. Шул иске генә тракторда эшләп тә, 11 ел кыр батыры булып танылдым. Колхозлар беткәч, Әнәккә барып, 10 ел комбайнда эшләп кайттым. Мин бөтен транспортка да «эх!» тә итмичә утыра алам. Самолет белән вертолет бирсәләр, аларын да бер курыкмыйча йөртер идем! Шуңа күрә кушаматым да гомер буе «Терешкова» булды. Транспорт ватылса, гел үзем ремонтладым. Минем өчен тракторны сүтеп җыю берни тормый. Бик авыр әйбер күтәрергә туры килгән очракта гына иремне чакыра идем.

Ире Дилфас абый да алдынгы механизатор икән.

– Ирем миңа охшамаган, тыныч холыклы, басынкы, сабыр кеше. Мин өйдәгесен җайга салган арада, ул тыштагысын эшләп керә, – диде ул ире турында.

Гаилә дигәннән, ут яндырып эшләгән еллар арасында биш бала үстердем, дигәч, әңгәмәдәшебезгә соклануыбыз һәм ихтирамыбыз тагын да артты.

– Барысына да өлгердем. Кайсы балам белән декретта утырдым, кайсы белән юк, – диде ул тагын бер гаҗәпләндереп. – Биш айлык Ришатым белән дә, тугыз айлык Гөлчәчәгем белән дә эшкә чыгып киткән чаклар булды. Ике балам белән генә декретның ни икәнен сиздем. Иркәләнеп кенә өйдә яту минем холкыма туры килми. «Айт!» дигәнгә, «тайт!» дип тордым. Өч балам трактор кабинасында үсте. Минем янда утырып йөрү алар өчен сөенеч иде. Төрле чаклар булды, авыры да, җиңеле дә. Тик эше рәхәт булгач, авыры сизелмәде дә. Эштән кайтышлый ук утын күтәреп кереп, мич ягып, йорт җылыта торган, суны әллә кайдан ташый торган заманалар иде бит. Балалар үсә төшкәч, без кайтуга мич ягып, ипи салып, аш пешереп, малларны карап куя торган булдылар. Минем өчен иң рәхәт чаклар шул иде.

Нинди генә шартларда эшләсә дә, куелган норманы үтәргә тырышкан Илгизә апа. Иске комбайнда да яңа «Акрос» комбайннары белән бер тигез эшләгән чакларын сагынып искә алды.

– Аларга – 14, безгә 7 тонна ашлык сугу бурычы куела иде. Мин шуны 16 тонна итеп эшли идем. Кеше туктаганда да мин ярты пакус бара идем әле, – диде ул.

Холкымда ир-ат сыйфатлары күп, дисә дә, әни, хуҗабикә вазыйфаларын да бик оста булдыра торган ханым булып чыкты Илгизә апа. Йортындагы кырыкмаса-кырык төрле хатын-кыз мәшәкатен башкарырга да, биш баласын карарга да, ирләр эшен эшләргә дә никадәр көч һәм тәвәккәллек каян килгән диген үзенә!

– Минем эшләмәгән эшем юк, – ди үзе дә. – Бер эшне дә кешедән эшләткәнем юк. Тегүен дә тегәм, чигүен дә чигәм. Балаларыма киемне үзем тегем кигерттем. Чәкчәк, торт, бизеларны туганнарыма да пешереп бирәм әле. Бернигә дә иренмим, шул ягым әйбәт. Эшләгән вакытларда аз йоклый идем. Нибары 3–4 сәгать. Миңа шул да җитте.

Эшнең сөяк сындырганы юк. Илгизә апа да, ире Дилфас абый да шулай уйлый. Балаларын да үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Көне-төне эштә булсалар да, биш балаларына да югары белем биргәннәр Габдерәшитовлар. Олы кызлары Илсөяр белән Гөлчәчәк – укытучы, Дилшат белән Ришат «Челны-бройлер» компаниясендә эшли, төпчекләре Азат – көрәшче.

– Пенсиягә чыккач, бер көн дә эшләмәдем. Яшьләргә дә ирек бирергә кирәк. Алайса: «Минем урынга кеше таба алмыйлар», –  дип эшкә ябышып ятучылар да бар. Алай түгел, эштән туктаган бөтен кешенең дә урынына кеше табыла ул. Мәсәлән, мин иң иске «Дон 1500» комбайнын куеп чыгып киттем, хәтта анда эшләргә дә кеше табылды. Иске дип тә тормадылар. Кеше пенсиягә чыга икән, аның кадерле чагында китүе яхшы. Мин дә булдыра алам әле. 63 яшь булуына карамастан, бүген дә комбайнын да иярли, «К-700» тракторына да утыра алам. Әле энергиям җитә!

Хәзер үз хуҗалыкларында җир җимертеп, дөнья куып яши алар. Тугыз гектар пай җирләрендә үлән үстерәләр. Теләсә нинди техникага утырып, теләсә нинди эш башкарырга сәләтле ханым өчен иң рәхәте дә әнә шунда.

– Әллә нинди зур дәрәҗәләргә ирешмәсәм дә, гомерем буе үзем теләгән эштә эшләдем, – ди ул чын күңелдән. – Җәфаланып түгел, чын күңелдән яратып. Тик торганнан гына баш ияргә яратмыйм, үз сүземне үзем әйтеп, нинди генә хәлдә дә үз фикеремне белдерергә тырышып яшәвем белән бәхетле мин. Бөтен байлыгым гаиләм – биш балам, унөч оныгым һәм эшем булды!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122105/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле