Республикада таксида йөрүнең уртача бәясе, июль аендагы белән чагыштырганда, 10,5 процентка арткан

-- Лейла

Август аенда республикада таксида йөрүнең уртача бәясе 1 километр юл өчен 29,67 сум тәшкил иткән. Росстат мәгълүматлары буенча, бәя июль аендагы белән чагыштырганда 10,5 процентка арткан.

«Реальное время» агентлыгы рәсми статистика мәгълүматларына таянып исәпләп чыгарганча, бер ел эчендә Татарстанда такси хезмәтенең уртача бәясе 32 процентка арткан. Узган елның августында 1 чакрым юл хакы 22,47 сум тәшкил иткән булган.

Ел башыннан бирле республикада таксида йөрүнең уртача бәясе 18,8 процентка арткан. Гыйнвар аенда 1 чакрым юл 24,97 сум торган.

“Ватаным Татарстан»

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле