Хатын-кыз ни хәлдә?
Башкортстанда, Октябрьскийда 57 яшьлек хатын-кыз ире кул күтәрү аркасында полиция чакыртырга мәҗбүр булган. Исерек ирне хатыны кибеткә спиртлы эчемлекләр алырга җибәрмәгән. Арытаба исерек ир урындык белән хатынның башына суккан.
Ир-егет үз гаебен таныган һәм хатынын үтерергә җыенмавын, ә куркытырга гына теләвен аңлаткан. Әлеге факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Аны 5 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2023-09-11/hatynyn-uryndyk-bel-n-tukmagan-3430643 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday