Беренче курс студенты дәрестә үлгән

Кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар.

12 сентябрь иртәсендә Белорет металлургия колледжында белем алучы беренче курс студенты үлгән. Ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагыннан билгеле булганча, “Металлург” стадионында физкультура дәресе вакытында 2006 елда туган яшь егет аңын югалта. Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килә, егетне дәваханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, медицина учреждениесендә табиблар аның үлемен билгели.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә студентның үлеме очрагын раслыйлар.

“Башлангыч мәгълүматлар буенча, Белорет металлургия колледжы студентының физкультура дәресендә хәле кискен начарлана. Ул дәваханәгә озатыла, анда вафат була”, — дип аңлатма бирәләр ведомствода.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-09-13/berenche-kurs-studenty-d-rest-lg-n-3434659

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле