Мендәр астына бер яшелчә салыгыз!

Яхшы йокларга теләсәгез.

Нинди яшелчә, дисезме? Бик хуш исле бер яшелчәне. Ул һәркемнең өендә бар.

Йокысызлык проблемасы бүген бик күпләрне борчый. Ә йокламыйча булмый. Йокларга кирәк. Йокы иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, гүзәллек өсти. Килешегез, йокы туймаса, бик кыен. Яту белән йоклап китеп булсын иде, дисезме? Борынгылар киңәшенә колак салыгыз.

Элек кайбер әби-бабайлар мендәр астына бер-ике теш сарымсак салып йоклаган. Сарымсакның исе, бу яшелчәдән бүленгән эфир майлары тынычландыра һәм тиз йоклатып җибәрә. Аның вирусларны юк итүен дә онытмагыз.

Берничә көн мендәр астына сарымсак салып йокласаң, бераздан инде сарымсаксыз да җиңел йоклап китә башлыйсың, дип ышандыра белгән кешеләр… Эшләп карагыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-09-14/mend-r-astyna-ber-yashelch-salygyz-3436516

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле