Бер киселгән икмәк кире ябышамы?..

Хыянәт. Аерылу. Кушылу… Кеше язмышларында нинди генә борылышлар булмый!  

…Айгизә яшьтән яраткан егетенә кияүгә чыга. Үзе әйтмешли, аларның барысы да “кешечә” була — мәхәббәт, гаилә кору, бер-бер артлы ике бала туу.
Икенче сабыйлары тугач, Айгизә мәхәббәт дигәннәренең тоныклана башлавын сизә. Берничә ел эшкә йөрмичә, өйдә ике бәләкәй бала белән утырган яшь хатын бик арый. Иренең көнкүреш эшләрендә ярдәм итмәве ачуын китерә башлый. Дөрес, ул акча эшли, өйдә чагыштырмача муллык, ләкин ял көннәрендә ире дуслары белән каядыр барырга вакыт таба. Ә Айгизәнең үзе өчен бер генә минут вакыты да юк!

“Ярар, балалар гына бераз үссен, әле берүзем кала алмыйм. Менә эшкә чыгармын, үземә вакыт табармын, кадеремне белгән кешене очратырмын…” — кайвакыт көзгедән үзенең күптән чәчтараш күрмәгән чәчләренә, караеп киткән күз төпләренә, йончыган йөзенә карап шулай уйлый ул.

Балалар үсә. Һәм беркөнне Айгизәгә ире… аерылырга тәкъдим итә! Яшь хатын өчен бу хәл аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Ул бит үзе аны калдырырга уйлап йөри иде!
—Синең кемеңдер бармы?
—Бар… — ди ир, карашын читкә алып.
Менә шунда Айгизә үзендә төпченмәскә һәм тавыш чыгармаска көч таба.

Тормыш дәвам итә. Айгизә эшкә йөри. Ул хәзер өйдә ятучы, йончыган хатын түгел инде. Киемнәре зәвыклы, чәчләре соңгы мода буенча киселгән. Барып чыкмаган гаилә тормышы өчен кайгырырга вакыт калмасын өчен ул бию студиясенә дә языла, ял саен балалары белән каядыр күңел ачарга чыгарга тырыша, дуслары белән еш очрашып тора…

Беркөнне улларының туган көнен кафеда үткәрергә булалар. Малай әтисен көтә. Ул килә, әлбәттә. Улына затлы бүләк, Айгизәгә матур гөлләмә суза. Айгизә элекке иренең үзенә карата бик игътибарлы, ягымлы булуын сизеп, гаҗәпләнә. Бәйрәм бик күңелле үтә.

Шул көннән соң ире Айгизәгә ешрак шалтырата башлый, хәлләрен белешә, игътибар билгеләре күрсәтә, балаларына ярдәмләшә. Айгизә иреннән берничә ел элек көткән җылылыкны тоя, ләкин “эреп китәргә” ашыкмый…

Беркөнне ир гаиләсенә кайтырга теләвен белдерә. Ул хаталануын аңлаган, якыннарын өзелеп сагынган… Айгизә дә инде күптән яшьтән яраткан кешесенә хисләренең яңаруын сизә, ул ирен яңадан кабул итә. Гаилә янә бердәм булып яшәп китә.

“Әгәр мин ул киткәндә ябышып еласам, калдырмавын үтенсәм, тавыш чыгарып торсам, мөгаен ул кире кайтмас иде. Ә болай ул безне читтән күреп, нәрсә югалтканын аңлады. Ләкин хыянәтнең яңадан кабатланмавына ышанычым юк…” — ди Айгизә беркөнне ахирәте белән сөйләшеп утырганда, ачылып китеп.

Ә сез ничек уйлысыз? Бер киселгән икмәк кире ябышамы?…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-15/ber-kiselg-n-ikm-k-kire-yabyshamy-3438805

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле