Үсмер кыз наушникларын йоткан…

Уфада яшәүче кызны дәваханәгә китергәннәр.

Уфада яшәүче 15 яшьлек кыз йоклаганда чыбыксыз наушникларын йоткан. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.

Кич белән үсмер колакларына наушникларын куеп йоклап киткән, һәм төнлә тамак төбе авыртканга уянган. Янында җайланма юклыгын белгәч, кыз әти-әнисен уяткан, тегеләр ашыгыч ярдәм чакырткан.

Яшь пациентканы ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә китергәннәр. Аңа корсак куышлыгының рентген һәм фиброгастроскопия ясаганнар. Наушникны эчәклектә табалар, һәм кызны балалар хирургиясе бүлегенә озаталар. Бәхеткә, операция таләп ителмәгән, һәм җайланма организмнан табигый юл белән чыккан.

Үз басмаларында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вак предметларны йоткан кечкенә балаларның стационарларга ешрак килүен сөйләде.

— Балаларыгызның ниләр белән шөгыльләнүен күзәтегез, аларны үзләрен генә калдырмагыз. Вак предметларны бирмәгез, бигрәк тә очлы кырыйлары һәм батарейкаларда эшләүче вак предметларны җыеп куегыз! — диде Айрат Рәхмәтуллин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2023-09-19/smer-kyz-naushniklaryn-yotkan-3445495

фото: Башинформ

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле