Татарстанда 2 градус салкын һәм кырау көтелә

Иртәгә, 20 сентябрьдә Татарcтанда, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән кырау төшәргә мөмкин. Республика Гидрометеоүзәге кисәткәнчә, һава температурасының 0…-2 градуска кадәр төшүе көтелә.

Шулай ук Татарстанда төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Шул ук вакытта термометрның терекөмеш баганасы 0…+5 градус күрсәтәчәк. Көндез 20 сентябрьдә +18…+23 градус. Казанда исә һава температурасы +20…+22 градус чикләрендә тирбәләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123181/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле