Татарстанда дүрт айлык баласын башы белән өстәлгә бәреп имгәткән ананы кулга алганнар

Чаллы шәһәре суды дүрт айлык баласын имгәткән хатын-кызны кулга алу турында тикшерүче үтенечнамәсен канәгатьләндергән.

Хәсрәт ананы ике айга – 18 ноябрьгә кадәр кулга алганнар. Ул Минзәләнең тикшерү изоляторында “утырачак”.

Суд утырышында катнашкан шәһәр прокураторасы вәкиле Виктор Порываев тикшерүченең үтенечнамәсен хуплаган, дип хәбәр ителгән Татарстан прокуратурасыннан.
Исегезгә төшерәбез: исерек ана баласын башы белән өстәлгә китереп бәргән. “Ашыгыч” ярдәм” табиблары сабыйны авыр хәлдә хастаханәгә озаткан. Хәзер Казан табиблары сабыйның гомере өчен көрәшә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123252/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле