Кемнәрнең 50шәр мең сум алачагы билгеле

Ленинград камалышын кичерүчеләргә һәм аны саклаучыларга бер тапкыр 50шәр мең сум биреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин, Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан, Ленинград камалышын кичерүчеләргә һәм аны саклаучыларга бер тапкыр 50шәр мең сум түләү турында указга кул куйган.

“Ленинградны саклаган өчен” медале яки “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” медале белән бүләкләнгән РФ гражданнарына 2023 елның декабре-2024 елның гыйнварында бер тапкыр 50шәр мең сум акча түләргә”, – диелгән документта.

Бер тапкыр түләүне Россиядә, Латвия, Литва, Эстония, Днестр буе, Көньяк Осетия һәм Абхазиядә яшәүчеләр алачак.

Хәзерге вакытта илебездә Ленинград блокадасын кичергән 58,734 мең кеше, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән 1,423 мең кеше яши.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123319/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле