Мамадышның 1 нче шәһәр мәктәбе 8 а сыйныфы җитәкчесе Гөлчәчәк Нургалиева махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яраларны төзәтә торган бәлзәм ясый башлаган. Шул рәвешле ул Җиңүне якынайтуга үзеннән өлеш кертергә булган.
Гөлчәчәк ханым махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 30ар миллилитрлы 20 савыт бәлзәм тапшырган инде. Могҗизаи-крем тән тиресен йомшарта, ярылган-тырналган урыннарны дәвалый. Ул чистартылмаган сыек май, башлы суган һәм балавыздан ясала.
“30 ар миллилитрлы 7 савыт бәлзәм ясау өчен 200 грамм чистартылмаган майда 2 баш суганны кыздырырга, шуннан соң катнашманы сөзәргә кирәк. Аннан соң шушы кайнар майда 1 шәмне эретергә. Сыйфатлы балавыз таба алмаганлыктан, чиркәүдән шәмнәр сатып алырга туры килде”, – дип сөйләп үткән Гөлчәчәк Нургалиева.
Бәлзәм суынгач, аны савытларга тутыра. Сүз уңаеннан, укытучы савытларны үз хисабына сатып ала.
Гөлчәчәк Нургалиевага укучылары ярдәм итә. Дөрес, балаларга кайнар май белән эшләргә ярамый. Аның каравы, алар бәлзәмне савытларга тутырырга, коры душ ясарга, хәрбиләргә маскировка халатлары тегәргә атлыгып тора.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123364/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday