Tele2 югары технологияле, әмма кече һәм урта бизнес өчен куллану җиңел саналган хезмәтләрнең популярлыгы үсешен билгели. Идел буе территориясендә SMS-таргет хезмәте кулланучылар саны елына 17%ка арткан.
Эшмәкәрләр потенциаль клиентларга үз хезмәтләре турында мәгълүмат бирү өчен Tele2 ның SMS-таргетын актив рәвештә кертүне дәвам итәләр. Әйтик, быел сервисны кулланучы компанияләр саны Идел буе регионнарында гына 17%ка арткан, шул ук вакытта иң активлары Чувашия, Удмуртия, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрендәге бизнес вәкилләре булган. Иң кирәкле хезмәт булып, сәүдә челтәрләрендә, даруханәләрдә һәм девелоперларда, шулай ук матурлык, логистика, туризм, йөкләр китерү, мәгариф һәм хезмәткәрләр эзләү өлкәсендә санала.
SMS-таргет Big Data белән интеграцияләнгән, бу югары төгәллек белән потенциаль клиентларны табарга һәм гамәлдәге базаны актуальләштерергә мөмкинлек бирә. Сервис даими рәвештә яңартыла, шәхси кабинет эше һәм рассылкаларны эшләтеп җибәрү гадирәк һәм интуитив аңлаешлырак була, шул ук вакытта көйләү параметрлары киңәйтелә, хәзер алар 40тан артык оригиналь фильтрны үз эченә ала. Потенциаль клиентларны иң төгәл эзләү өчен кулланыла торган критерийлар арасында геомәгълүматлар, яшь, тәртип һәм кызыксынулар, яшәү рәвеше һәм өстенлекләр бар. Әлеге критерийлар һәм зур мәгълүмат аналитикасын куллану аркасында, сервис аудитория өчен иң кызыклы булачак товарлар һәм хезмәтләр турында хәбәр итә.
Хәзер бизнес вәкилләренә шулай ук «Таргетпро» дип исемләнгән опция дә тәкъдим ителә. Аның ярдәмендә Tele2 абонентлары белән аралашу җиңел, алар интернетта билгеле бер товарлар яки хезмәтләр турында мәгълүмат җыялар яки профильле оешмаларга шалтыраталар. Шулай итеп, заказ бирүчеләр сатып алырга әзер клиентларга үз тәкъдимнәре турында вакытында хәбәр итеп, конкурент өстенлек ала. Хәзер SMS-таргет хезмәте кулланучылары өчен шулай ук кэшбек хезмәте дә эшли. Таргет-балансны тулыландырганда клиент SMS рәвешендә рассылка суммасыннан 40%ка кадәр кэшбек ала, бу киләсе рассылкада шактый экономияләргә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Кузнецов, «Волга»макрорегионының коммерция директоры:
«Tele2 даими рәвештә мәгълүмат җыю һәм бәяләү өчен бизнес-инструментлар җыелмасын актуальләштерә һәм тулыландыра, корпоратив сервислар җыелмасын камилләштерә, аларның мөмкинлекләрен арттыра, ә сервисларны клиентлар өчен тагын да гадирәк һәм уңайлырак итә. Моның ярдәмендә безнең партнерлар үз бизнесы өчен тиешле аудиторияне максималь нәтиҗәле итеп җәлеп итә һәм аның белән кирәкле коммуникацияләр төзи ала, димәк үз тармагында перспективалы лидерлыкны саклый ала».
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday