«Бу егет күпләргә үрнәк»

«Тормыш мәгънәсен югалтканнарга үрнәк бу егет. Үзем өч бала анасы буларак, бу сабыйга бары тик бәхет һәм сәламәтлек, ә әти-әнисенә сабырлык телим»,  — дип язган Алсу Фазлыева. Сүз кем турында бара?

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Туймазы районына концерт белән килгән иде.

Алар Балтай авылында яшәүче Илназ Дәүләтов янында булган. Башкортстанда ток сукканнан соң ике кулсыз калган 12 яшьлек малай әле күптән түгел генә Чиләбедә җиңел атлетика буенча бөтенрусия ярышларында җиңде. Ул терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм үсмерләр арасында берничә дистанциягә йөгерештә беренче килде. Илназ Дәүләтов Башкортстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

«Бүген Башкортстанның Туймазы районында концертта чыгыш ясыйбыз. Ә килгән килеш күптәнге теләгебезне чынга ашырырга булдык. Илназны социаль челтәрләрдән күзәтеп барабыз, бик талантлы егет. Сез дә күз салыгыз әле, тормыш мәгънәсен югалтканнарга үрнәк бу егет. Үзем өч бала анасы буларак, бу сабыйга бары тик бәхет һәм сәламәтлек, ә әти-әнисенә сабырлык телим. Барчагызның балалары сау-сәламәт булсын» – дип язган җырчы.

Җырчылар төшергән видеода күренгәнчә, Илназ компьютер артында утыра, ә аяк бармаклары белән клавиатурага баса. Ул хәзер программалар яза, үзе ВПН булдырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-19/bu-eget-k-pl-rg-rn-k-3444134

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле