Танылган җырчы Рөстәм Асаев күптән түгел туган көнен билгеләп үтте.

«Дөресен генә әйткәндә, туган көнне үткәрергә яратмыйм. Без совет чоры балалары аңа күнекмәгән. Хәзер бер яшьне дә зур юбилей кебек үткәрәбез», — ди ул үзе һәм бәйрәмне гаиләсе белән генә үткәрүен әйтә.

Менә бер әңгәмәсеннән өзек.

— Җырчы булмасагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез микән?

— Беренчедән, техниканы бик яратам. Мөгаен, әтием кебек, шофер булыр идем. Берәр зур начальствоны йөртер идем дип уйлыйм. Икенчедән, авылны бик яратам. Берәр колхоз председателе булып рәхәтләнеп эшләр идем.

— Авылны яратам дисез… Туган авылыгызга еш кайтасызмы?

— Мөмкинлек булган саен. Кайчак кайтам дип планлаштырасың да, нинди дә булса эш килеп чыга. График белән эшләмәгәч, кайтуыбыз һәрчак “икелле”. Уфага эш белән килгән саен, Былышлыма кайтып кунам. Андагы 100 чакырымны шәп юлдан “ә” дигәнче үтәм.

— Авылга кайтып нәрсә белән шөгыльләнәсез?

— Күпләр балаларын эш эшләргә кайта дип көтәләр. Безнең гаиләдә алай түгел: әти-әни кайтканчы эшне бетереп куя. Ял итәбез. Туган йортка кайтуга ни җитә инде?! Йортыбыз – гади, катлы-катлы сарай түгел. Байлыкка беркайчан да кызышмадык. Эш эшләп ярдәм итә алмасам да, матди якларын һәрчак кайгыртырга тырышам. Матди яктан гына түгел, әти-әниемә һәрчак ярдәмгә килергә әзермен. Алар минем тормышымда иң кадерле һәм газиз кешеләр», -дигән Рөстәм.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-23/yrchy-bulmasa-kem-bulyr-ide-3451322

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле