Организмда нинди үзгәрешнең ямаш шеш турында сөйләвен әйткәннәр

Аяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу. Табиб-уролог Джереми Оутс шул хакта сөйләп үткән.

“Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб.

Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/98130/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле