Елганы йөзеп чыгып барган киеккә кемнең кулы күтәрелгән соң?
2023 елның 21 сентябрендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе хезмәткәрләре Интернетта Дүртөйле районында катердагы аучылар елга кичеп чыгып баручы пошины атып үтерүне чагылдырган видеоязма таба.
Бу гамәлне кылуда шикләнелгән кеше берничә сәгатьтән соң табылган да. Ул Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек кеше булып чыккан. 20 сентябрьдә явыз ниятле кеше Дүртөйле шәһәреннән ерак түгел катерда йөзгәндә суда поши күргән һәм аны теркәлмәгән коралдан атып үтергән. Шуннан соң, көймәдә йөзеп килеп, аны ярга чыгарган һәм тураклый башлаган. Ләкин якынлашып килүче катерны күреп калып, поши үләксәсен суга ташлаган.
Транспорт полициясе хезмәткәрләре вакыйга урынын тикшергәндә үтерелгән хайванның башы табыла, браконьердан патронлы мылтык тартып алына. Шикләнелгән кеше үз гаебен таный.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе транспортта тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-09-24/poshi-atuchyny-totkarlagannar-3451860 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday