«Бушка җырлап надаел инде!»

Яки утыргычның уртасына ния тишек тишәләр иде? Илсөя Бәдретдинова уйга салды.

Җырчы социаль челтәрдә үзенең балачак хатирәләре белән уртаклаша.

«Ул… авылдагы зуууур агач урындыкның уртадагы тишеге ни өчен кирәк икәнен беләсезме ул? — ди Илсөя. — Аны ничә буяу белән буяганнар, барысы да күренә. Үзе селкенеп тә тора әле. Шул урындыкка мине бастыралар иде дә, шоколад бирәм, дип җырлаталар иде. Аны тыңлаган кеше дә, шоколад бирүче кеше дә юк! Әмма мин җырлыйм. Җырларга кушкач ни… Шулай өйрәндек. Шуңа күрә минем башкача бушка җырлыйсы килми. Бәләкәй чакта да бушка җырлап надаел инде!»

Уйга салды бит кызый… Чыннан да, ул олы утыргычның уртасына ния тишек тишәләр иде соң әле, кем хәтерли?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-09-23/bushka-yrlap-nadael-inde-3451299

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле