Кемнең 1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак?

1 октябрьдән кайбер категориягә керүчеләрнең хезмәт хаклары артачак. Дәүләт хезмәткәрләре булмаган дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 5,5 процентка күтәрелә. Алар арасында хисапчы, каравылчы, кассир, машина йөртүче, комендант һәм экспедитор бар.

Шулай ук «Россия тимер юллары» хезмәткәрләренең, шул исәптән тимер юлларга хезмәт күрсәтүчеләрнең окладлары арта. Һәм «Россия тимер юллары» контроле астындагы учреждениеләрдә, мисал өчен, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләре дә күбрәк акча алачак.

Элеккеге һәм гамәлдәге көч оешмалары хезмәткәрләренең акчасы 10 проценттан да арта.

1 октябрьдән барлык элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм аларга тиңләштерелгән башка көч ведомстволарының элеккеге хезмәткәрләренә – Иминлек федераль хезмәте, Федераль саклау хезмәте, Тышкы разведка хезмәте, РФ Тикшерү комитеты, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр, таможня һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары хезмәткәрләренең пенсияләре индексацияләнәчәк.

Индексация барлыгы 3 миллионнан артык кешегә кагылачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123654/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле