Баллы балан файдалы

Кышын сезонлы чирләрдән саклану, иммунитетны ныгыту өчен мондый шифалы дару ясап куегыз.

Баланны кайнар су белән пешекләргә һәм сөзгеч аша чыгарырга. Барлыкка килгән балан боламыгына шулкадәр үк бал кушарга.

Катнашманы 1 атна бүлмә температурасында төнәтергә һәм, банкага тутырып, суыткычка куярга. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы кабарга.

Баллы балан канны гемоглобинга баета, кан тамырларын, йөрәк мускулларын ныгыта. Бәвелне куа, бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Гипертониядән интегүчеләргә бик файдалы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-25/bally-balan-faydaly-3453670

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле