Ут сибеп яндырырга маташканнар

Уфада мигрантлар ике иргә бензин сипкәннәр һәм сәүдә үзәген яндырганнар.

Әлеге вакыйга бүген төнлә Уфаның «Ирәмәл» сәүдә-күңел ачу комплексында «Meet Point» клубының керү төркеме янында булган. Күзәтү камераларыннан алынган видеода кара киемле ир-атның үз оппонентына сыекча сибүе күренә. Качарга маташканда, тегесе егыла. Шул вакыт  канистралы ир-ат кулына зажигалка ала, кинәт ялкын кабынып китә. Ут аша кешеләр чыгып йөгерә.

БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 28 сентябрь төнендә сакчылар ике чит ил гражданын, исерек дип шикләнеп, учреждениегә кертмәгән. Явыз ниятле кешеләр, сак хезмәткәрләренә карата дошманлык хисе кичереп, бензин салу станциясендә бензин алалар һәм кире учреждениегә киләләр, сакчыларның берсенә һәм учреждениегә ягулык катнашмасы сибәләр һәм ут төртәләр. Эшчеләр һәм кунаклар янгын чыганагыннан чыгып котыла алган, шуңа күрә зыян күрмәгән.

Учреждение хезмәткәрләре янгынны үзләре сүндергән.

Бу эштән соң шикләнелүчеләр качып китәргә маташа, әмма Мәскәүгә билетлар алгач, Уфа аэропортында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланалар.

28 һәм 30 яшьлек ирләргә җинаять җаваплылыгы яный.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-28/ut-sibep-yandyryrga-matashkannar-3458027

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле