«Нигә аның җырларын бозарга?»

Дилә Нигъмәтуллинаның Эльмира Сөләйманова җырын башкаруын ошатмаган кеше кем ул?

Тиздән Чаллыда арабыздан бик иртә киткән яраткан җырчыбыз Эльмира Сөләймәнова истәлегенә концерт узачак. Анда аның җырларын башка җырчылар башкарачак. Эльмира үзе дә Василә Фәттахова истәлегенә багышланган шундый концертта Гөлназ Даутова сүзләренә Илмира Нәгыймова иҗат иткән «Дуслар китә» җырын башкарган иде. Хәзер аны башкарырга Дилә Нигъмәтуллина алынган.

«Эшләр белән йөгерәбез, параллель рәвештә җыр сүзләре өйрәнәбез. Эльмираның бик моңлы җырын башкарачакмын, дуслар. Эльмира кебек үк җырлап булмый, әлбәттә. Аның уникаль тавыш иде. Шулай да тырышып карыйбыз.

Бу җырны Эльмира Вәсилә Фәттаховага багышланган концертта җырлаган иде. Хәзер инде үзе дә юк, җырның авторы Гөлназ Даутова да бакыйлыкка күчте», – дип сөйли ул социаль челтәрдә. Шунда ук җырлап та күрсәтә. Машинада барганда җырланган булса да, ул матур гына килеп чыга. Әмма Диләнең бер язылучысына ул ошамаган.

«Коточкыч тавыш, нигә аның җырларын бозарга?» – дип язып куйган ул.

Дилә аңа болай дип җавап биргән: «Бу кеше безнең концерт администраторы вакансиясе белән кызыксынган иде. Һәм ул эшнең төп шарты – минем иҗатны ярату…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-29/nig-any-yrlaryn-bozarga-3458849

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле