Унбиш миллион урлап качкан

Хәзер аны хокук саклаучылр эзли. Ә сез күрмәдегезме?

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы 15 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче 1963 елгы Тәхәветдинова Лилия Вәгыйзь кызын эзли. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кредит-финанс оешмаларының берсендә юридик берәмлекләргә операцион хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе буларак, ул банк клиентларының һәм танышларының акчаларын алдау юлы белән үзләштергән.

27 сентябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан аеруча зур күләмдә башкарылган үзләштерү яки растрата турында җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү өчен эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Прядко күрсәтмәсе буенча махсуслаштырылган тикшерү-оператив төркем төзелгән, аңа тикшерү , икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәләре хезмәткәрләре кергән.

Банк вәкилләре гаризасы буенча үткәрелгән тикшерү алдыннан юридик берәмлекләргә операцион хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесенең берничә гражданнан зур суммаларда акча алуы ачыкланган. Ул керем проценты арттырылган банк проектларына акча кертергә вәгъдә иткән, әмма алынган акчаны банк кассасына кертмичә үзләштергән. Хәзерге вакытта булган мәгълүматларга караганда, дүрт гражданга китерелгән зыян суммасы якынча 15 миллион сум тәшкил иткән», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзер җинаятьнең хәл-шартлары, зыян күрүчеләр саны һәм китерелгән зыянның суммасы ачыклана.

Эзләнүченең билгеләре: 55-60 яшькә күренә, буе — 170 см, тыгыз гәүдәле, йөзе түгәрәк, күзләре зәңгәр, чәчләре туры, кыска. Кара-зәңгәр ветровка, кара классик чалбар, ак күлмәк, кара жилет кигән, үзе белән бордо төсле сумкасы булган.

«Әгәр сез Лилия Тәхәветдинованың кайдалыгы турында мәгълүматка ия булсагыз, бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8 (347) 279-39-02, ышаныч телефонына: 8 (347) 279-32-92, яки якындагы полиция бүлегенә», — дип мөрәҗәгать иттеләр ведомстводан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-09-29/unbish-million-urlap-kachkan-3458719

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле