«Бианай эш хакымны сорап ябыша иде…»

«Икенчегә авырга узгач, әниемә барган…»

«Әй, бу бианайлар белән яшәгән чакта күрмәгәнне күреп бетәсең инде.
Берсендә, коммуналь түләүләр өчен акча кирәк, кая зарплатаң, дип ябышты. Әле бер генә сорамый, көн аралаш сорарга тотынды. Январь ахырында. Бюджетта эшли идем. Бюджетныкын беләсез инде, ел башында февральгә чыкмый, акча күрмисең. Ике бала садикка йөри, түләүләр арткан вакыт иде. Бигрәк эндәшә белмәгәнмен инде шунда. Юк бит акча, түләмәделәр әле, дим. Аңламый, котыра. Шунда әнә, көне-төне эчеп яткан улыңнан акча сора, минем балаларны киендерәсе, аларның түгәрәкләре өчен түлисе бар, дия дә белмәгәнмен.

Әле шул яңа эшкә урнашкач, эштән китәргә кушып, теңкәмә тиде. Әнә сеңлең кереп эшләсен, алыштырыгыз эшләрегезне, дип миемне чертте. Бухгалтериядә экономист идем. Яңа эшкә кереп өйрәнеп киткәнче вакыт кирәк. Кичке 6ларга кадәр утыра идем. Соң буламы инде шул?
Икенче баланы алып кайтасын белгәч, 6 айлык йөклелекне төшертергә кушты. Бәлки, улын яхшырак тәрбияләгән булган булса, болай ук авыр яшәмәс идек. Анысы, исерек килеш, ярамый дигән саен тотып көчли иде… Тьфу, хайван… Ә мин гаепле.

Аннары минем әнигә барган. «Икенчене алып кайтабыз, диләр, нишләтик боларны?» — дигән. «Ничек инде нишләтәбез? Сезгә сыймасалар, үзебездә яшәрләр», — дигән әни. Әни белән дә барып чыкмагач, мине читкә йөреп авырга калуда гаепләп, кешегә сөйләде. Ә менә декрет акчасын бик тиз сорап алды. Хәтта никах акчасын үзенә алган иде ул. Имеш, чыгымнар күп булган.
Ә ирем, аның үлемтеккә җыйган акчасын алып, эчеп бетергән.
Беренче балага 1 яшь кенә тулган иде бит икенчегә авырга калганда. Ул бала төнлә йончый. Үземә дә бик авыр. Иртән 6да тора да, йә минем ак киемнәрне кара носкилар белән бергә юа. Йә дөбер-дөбер өй җыештыра, пылесос кабыза иде.
Ирем мине кыйный башласа: «Улым, балалар алдында кыйнама, кешегә сөйләрләр», — ди иде…
Әле уйлыйм да, ни өчен түздем икән?.. И, сөйләсәң — сөйләп бетерерлек түгел инде. Хәзер инде бианай бик нык олыгайды. Без дә аерым яшибез. Ирем аның янына еш бармаганга ачулана. Үткәннәрне онытырлыкмы соң?» — дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.
Искиткеч хәлләр…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-28/bianay-esh-hakymny-sorap-yabysha-ide-3458128

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле