«Аңларсыз, дип ышанам…»

Гөлназ Асаева тагын гафу үтенә.

Гөлназ Асаева тавышы бетүе турында хәбәр итте. 

«Хөрмәтле Урал аръягында яшәүче тамашачыларыбыз! Кызганычка каршы, концертларыбызны күчереп торырга мәҗбүр булдык. Бүген уянуыма тавышым юк. Бернинди авыруым юк югыйсә.  Барлык алган билетларыгызны кире кайтарырга мөмкин»,  — дип белдерә ул социаль челтәрләрдә башкорт телендә. 

Ул ноябрь-декабрь айларында килергә өметләнә. Гөлназ концертларында 100 процент тере тавышка җырлый, бер фонограмма куллану юк. 

Гастрольләргә дә «кечкенә кызымны калдырырга кыен», дип елый-елый чыгып киткән иде, хәзер менә шундый хәл булган. Тизрәк савыгырга язсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-01/a-larsyz-dip-yshanam-3460768

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле