Николай Дроздов авыр хәлдә…

Аңарда яман шеш авыруы тапканнар.

Телевидение алып баручысы һәм зоолог Николай Дроздовка яман шеш авыруы диагнозы куелган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, табиблар Дроздовны тикшергәндә яман шешне ачыклаганнар. Киңкүләм мәгълүмат чаралары билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта 86 яшьлек телевидение алып баручысының хәле бик нык начарланган.

Дроздов дәваханәгә мөрәҗәгать итә, анда аның яман шеш белән авруын ачыклыйлар. Бу хәлне йөрәк авыруы катлауландыра.

Чыганак билгеләп үткәнчә, табиблар Дроздовка химиотерапия курсы билгеләргә җыена.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-06/nikolay-drozdov-avyr-h-ld-3469303

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле