Израиль оборона министрлыгы башлыгы ХАМАС илгә сугыш игълан итте дип белдерде

ХАМАС радикаль палестина хәрәкәте Израиль территориясенә һөҗүм итеп, аңа сугыш игълан итте. Бу хакта Израиль Оборона министрлыгы башлыгы Йоав Галант белдерде.

«Бүген иртән ХАМАС җитди хата ясады һәм Израиль дәүләтенә каршы сугыш башлады», — дип аның сүзләрен китерә The Times of Israel газетасы.

Галант Израиль гаскәрләре дошман белән сугыша һәм Израиль бу сугышта җиңәчәк, дип өстәде.

Элегрәк Израиль армиясен Газ секторыннан илнең чик буе районнарына үтеп керүенә бәйле рәвештә хәрби әзерлек халәтенә күчерделәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124594/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле